news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Петербург Милләтләр йортында Ленинград камалышы өзелүгә багышланган чара
Әлеге очрашуга милләттәшебез Габделхәй Галләмов та чакырылган
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Бүген төньяк башкаланың Санкт-Петербург дәүләт учреждениесе "Санкт-Петербург Милләтләр йорты"нда Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүнең 66 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл оештырыла.
Түгәрәк өстәл янына Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград камалышында калганнар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, мәктәп укучылары, шәһәрнең милли-мәдәни оешмалар әгъзалары - яшьләр җыелачак. Аяусыз сугыш авырлыгын үз җилкәсендә кичергәннәр һәм бу кансыз көрәшне китаплардан гына укып белгәннәр очрашачак. Мәдәни чара "Чыдадык, чөнки бергә булдык" дигән баш астында оештырылачак. Әлеге очрашуга милләттәшебез Габделхәй Галләмов та чакырылган. Ул 1932 елда Ленинградта туган, фашист камалышы тудырган барлык авырлыкларны кичергән. Санкт-Петербург дәүләт учреждениесе "Санкт-Петербург Милләтләр йорты" башкарма директоры Ислам Гатин сүзләренә караганда, Ленинград камалышы өзелүнең 66 еллыгына багышланган мәдәни чаралар дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot