news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург Милләтләр йорты Корбан бәйрәм мәҗлесе оештырды

Узган атна азагында төньяк башкала Милләтләр йорты Санкт-Петербург хакимияте каршындагы тышкы бәйләнешләр комитеты белән берлектә Корбан бәйрәм мәҗлесе оештырды

(Санкт-Петербург, 7 декабрь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). Узган атна азагында төньяк башкала Милләтләр йорты Санкт-Петербург хакимияте каршындагы тышкы бәйләнешләр комитеты белән берлектә Корбан бәйрәм мәҗлесе оештырды.
Дини тантананы үрнәкле оештыруда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, "Петербург Сабантуе" фонды президенты Ирек Галиев һәм аның командасы, шәһәр Татар мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев сизелерлек өлеш кертте. Башка мөселман халыклары вәкилләре дә Корбан бәйрәмне оештыруда актив катнашты. Мәсәлән, үзбәкләр пылау әзерләгән иде. Азактан аны күчтәнәчкә дә таратып бирделәр. Мәҗлестә мөфти Җәфар Пончаев, Санкт-Петербург хакимияте каршындагы тышкы бәйләнешләр комитеты рәисе Александр Прохоренко, урыс, төрек, үзбәк, кыргыз, казах, әфган, украин, белорус һәм башка милләтләр вәкилләре чыгыш ясады һәм бәйрәм белән котлады. Өч йөзгә якын төрле яшьтәге кеше катнашкан Корбан бәйрәме шәһәрнең иң матур тантаналар үзәгендә үтте. Свердлов яры урамындагы бу бина "Тантаналар йорты "Юбилей" дип атала. Ул моннан бер ай элек кенә ачылды. Һәм менә анда мөселманнарны сөендереп аһәңле тавыш белән укылган Коръән һәм дога яңгырады. Зәвык белән бизәлгән зал, мул мәҗлес табыны һәм ихлас күңелдән әйтелгән изге теләкләр һәркемдә олы рухи канәгатьлек тудырды, дип ышаныч белән әйтеп була. Бу мәҗлестә катнашучыларның йөзендә чагылды. Халкыбызның иң зур һәм абруйлы дини бәйрәменә багышланган мәҗлесне төньяк башкала Милләтләр йорты рәисе урынбасары Ислам Гатин ачты һәм алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100