news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербург мөселман зыяратында өмә оештырылачак

Соңгы елларда Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге шәһәрнең мөселманнар күмелгән Яңа Волков зыяратында һәр елны өмә үткәрә

(Санкт-Петербург, 1 апрель, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Соңгы елларда Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге шәһәрнең мөселманнар күмелгән Яңа Волков зыяратында һәр елны өмә үткәрә. Быелгысы агымдагы елның 24 апреленә билгеләнгән. Бу зыяратта күп билгеле татар шәхесләре җирләнгән. Өмәне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар милли-мәдәни җәмгыяте, рәисе Рәшид Мәһдеев, аның урынбасары Сәлим Хәсәнов, башкарма директоры Равил Гыйрфанов оештыра. Бу хакта “Нур-Петербург” гәзитендә һәм әлеге җәмгыятьнең интернет битендә дә игълан бар.



news_right_1
news_right_2
news_bot