news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург мәчетендә вайнахларны депортацияләү көне билгеләнде

Моннан 65 ел элек ярты миллионга якын чечен һәм ингушны иленнән кудылар

(Санкт-Петербург, 24 февраль, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Кичә Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә вайнахларны депортацияләү көне билгеләнде. Моннан нәкъ 65 ел элек НКВД, НКГБ һәм СМЕРШның җыелма роталарыннан торган солдат һәм офицерлар чечен һәм ингушларны Кыргызстан һәм Казахстанның төньяк өлкәләренә көчләп озаткан. Бу вәхшилеккә Лаврентий Берия үзе җитәкчелек итә. 14 яшьтән өлкән иръегетләрне, янәсе, Кызыл Армия көненә багышланган митингка җыялар. Аннары автомат төзегән килеш машиналарга утырырга мәҗбүр итәләр. Хатын-кызлар һәм балаларны тимер юл станцияләренә куалар. Өйдә калганнарны җәзалап үтерәләр. Тарихи мәгълүматларга караганда, 1944 елның 27 февралендә Хайбах авылыннан 750 чеченны колхоз ат сараенда яндыралар. Көчләп куылганнарның байтагы юлда ачлыктан, суыктан һәлак була.
Төньяк башкаланың Җәмигъ мәчетенә ул фаҗигале көннәрне искә алырга төрле милләт вәкилләре - ике йөзләп кеше килгән иде. Җыелучылар бергәләп намаз укыды, кечкенә митинг оештырды. Соңыннан садака таратылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100