news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербург Композиторлар йортында Суфия Ялышева концерты

Санкт-Петербургның Композиторлар йортында "Минем мәхәббәтем искиткеч гүзәл җырлардан такыя үрә" дип исемләнгән концерт үтте

(Санкт-Петербург, 18 март, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургның Композиторлар йортында "Минем мәхәббәтем искиткеч гүзәл җырлардан такыя үрә" дип исемләнгән концерт үтте. Ул Петербург Композиторлар берләшмәсенең 75 еллыгына багышланды. Вокал музыка кичәсендә милләттәшебез, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Суфия Ялышева чыгыш ясады. Аның җырларына фортепиано көйләре белән Владимир Гуревич, скрипкада Семен Гуревич кушылды.
Шуберт, Яхин, Рахманинов, П. И. Чайковский, Шуман, Малер, И.С.Бах, Токки, Респиги, Форе, Сен-Санс, Массне, Бизе, Корчмар вокал әсәрләрен һәм романсларын С.Ялышева искиткеч зур осталык һәм тирән хисләр белән башкарды.
Җыр-моң кичәсенә шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре, татар милли-мәдәни җәмгыятьләр әгъзалары килгән иде.
Тамашачылар да җавапсыз калмады. Суфия ханымны чәчәкләргә күмде. Татар халкы исеменнән чәчәк букетын җырчыга Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллегенеъ баш белгече Дамир Сабиров тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100