news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербург каналында 100 еллык татар җырлары

Алман илендә моннан 100 ел элек язылган татар җырлары сакланган.

(Санкт-Петербург, 22 декабрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург Телевидениесенең 5 каналында татар халкы тарихына кагылышлы кызыклы тапшыру күрсәтелде. Алман илендә моннан 100 ел элек язылган татар җырлары сакланган. Милли-моңлы хәзинә очраклы гына табылган. Шулай да, тәртип һәм төгәллек яратучы немецларда халык талантлары башкарган җырлар саклану очраклы түгелдер. Ә инде башкаручыларның табигый моңга ия булуы бәхәссез. Халкыбыз тарихына кагылышлы дулкынландыргыч казанышлар әллә күпмедер әле. Үз дәүләте булган милләт язмышында ачылмаган серләр, мотлак, байтактыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot