news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербург икътисади форумындагы Татарстан стендын Гарәп Әмирлекләре вәкиле карады

Петербург икътисади форумындагы Татарстан стендын Гарәп Әмирлекләре вәкиле карады
Фото: © «Татар-информ»

Петербург халыкара икътисади форумында тәкъдим ителгән Татарстан стендын Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад һәм туризм министры Абдулла бен Тук Әл Марри карады. Аңа республикага инвестицияләр ясау өчен төп юнәлешләр турында сөйләделәр, «Туган батыр» проектын тәкъдим иттеләр, шулай ук төбәкнең туристик потенциалы белән таныштырдылар.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов кунакка республикада туризм үсеше дәрәҗәсе, шулай ук Казан белән Гарәп Әмирлекләренең берничә шәһәре арасында туры авиаэлемтә булуы турында сөйләде. Әл Марри исә Казанга килергә вәгъдә итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot