Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан роботларын сатып алганнар
Җитештерүдә биш кеше хезмәтен бер робот алыштырачак.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Петербург халыкара икътисади форумында Татарстанда ясалган өч роботны сатып алганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Эйдос-Робототехника» ҖЧҖ генераль директоры Антон Сурьянинов хәбәр итте.
Роботларны мебель ясау һәм балалар мәйданчыкларында эретеп ябыштыру эшләрен башкарган вакытта файдаланачаклар.
«Җитештерүдә биш кеше хезмәтен бер робот алыштырачак», - дип искәртте Сурьянинов.
Роботларны бизнес вәкилләре сатып алган. Килешүләр быелның көзендә төзеләчәк. Килешүнең бәясе хәбәр ителми.

Татарстанда ясалган роботларга берничә зур предприятие кызыксыну белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз