news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербург губернаторы кубогын янә татар командасы алды

Шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтәрияте командасы соңгы елларда беренчелекне бирми

(Санкт-Петербург, 17 июнь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Кичә Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте каршындагы "Сабантуй" командасы әгъзалары катнашлыгында матбугат конференциясе үтте. Чара хәбәрчеләр тәкъдиме белән оештырылды. Хикмәт шунда, соңгы өч елда милли-мәдәни берләшмәләр арасында узган спорт ярышларында "Сабантуй" даими беренче урынны били. Шушы көннәрдә "Зенит" спорт уеннары сараенда губернатор кубогына үткән чираттагы мини-футбол турнирында да безнең милләттәшләр тәүге урынны яулады. Бу юлысы да сабантуйлылар чемпион титулын саклап калды.
Быелгы бәйгедә биш йөз спортчыны берләштергән 34 команда катнашты. Алар үз чиратында бишәр командадан торган өч төркемгә бүленде. "Сабантуй" төркемендә әзәрбайҗан, дагыстан, грузин һәм чыгышы белән сирияле спортчылар командалары иде. Финалда "Сабантуй" Әзәрбайҗанның "Азери-СПб" командасы белән очрашты һәм 5:3 исәбе белән отты. Шулай итеп, милләттәшләр чемпион исемен саклап калды. Әйтергә кирәк, "Губернатор кубогы"на ярышлар барлыкка килгәннән көннән Татар милли-мәдәни мохтәрияте "Сабантуй" командасы мини-фубол буенча турнир бәйгесендә катнаша һәм призлы урыннар яулый. Моңа, һичшиксез, команда капитаны Рөстәм Аслаев, "Петербург Сабантуе" фонды президенты, команда начальнигы Ирек Галеев һәм Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәевләрнең рухи һәм матди ярдәме нәтиҗәсендә ирешелә. Губернатор кубогы турнирын шәһәрнең Калинин районы хакимияте һәм "Санкт-Петербург Милләтләр йорты" дәүләт учреждениесе оештырды. Спорт бәйрәме программасы үз эченә Санкт-Петербургның милли-мәдәни берләшмәләре арасында мини-футбол буенча турнир, Милли мәдәниятләр фестивале - милли-мәдәни берләшмәләр "исем туе", халык уеннары, күргәзмәләр, осталык дәресләре, иҗади коллективлар чыгышлары, "Халыклар дуслыгы" утын тантаналы кабызу һәм җиңүчеләрне тәбрикләүне алды. Футбол бәйгесендә грузин, сирия һәм памир халыклары командаларының оста уйнавы билгеләнде. Ә гомум ярышта икенче урынны әзәрбайҗан, өченче урынны әрмәннәр алды. Менә шушыларны бәян итте хәбәрчеләргә "Сабантуй" командасы капитаны Рөстәм Аслаев (рәсемдә арттагы өлештә уңнан беренче).

news_right_1
news_right_2
news_bot