news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Петербург гүзәле" бәйгесе узды

Бәйгенең максаты көнчыгыш хатын-кызының бар матурлыгын ачу иде

(Санкт-Петербург, 5 апрель, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Финляндия вокзалы каршындагы концерт залында "Петербург гүзәле - 2010" бәйгесе узды. Аны Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте (рәисе Рәис Яркәев, ярдәмчесе Ирина Журавлева) Татарстан Республикасының төньяк башкала һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Шамил Әхмәтшин) һәм Петербург Сабантуе фонды (президенты Ирек Галеев, урынбасары Марат Рәхимов) белән берлектә уздырды.
Бәйгенең максаты көнчыгыш хатын-кызының бар матурлыгын ачу иде. Чараны оештыручылар күпмедер дәрәҗәдә моңа иреште дә. Үзенчәлекле ярышта унбер гүзәл катнашты. Кичәне Гүзәл Нафикова (татар телендә) белән Әнвәр Тушаков (урысча) алып барды. Гүзәлләр берничә сынау үтәргә тиеш иде. Жюри гүзәлләрнең үзләре белән таныштыруына, иҗади эшкә, сорауларга җавапларга һәм милли киемгә аеруча игътибар бирде. Костюмнар модельер - дизайнер Луиза Джи үрнәкләре буенча тегелгән иде. Татар кызлары үзләрен ышанычлы тотты. Сорауларга җаваплар да дөрес яңгырады. Сораулар татар халык ашлары, милли йола, гореф-гадәтләр, билгеле татар хатын-кызлары, Казанга бәйле легендалар, милли оешмалар хакында иде. Җыр-моңга осталыгын да күрсәтте уңганнар. Тамашачы чыгышлар белән бергә күзләрне иркәләгән чигеп тегелгән алъяпкыч, калфак, бәби итәкле күлмәк, читек һәм татар тапочкаларын карап рәхәтләнде. Архангельдән милләттәшебез Альберт Җәлилов татар һәм урыс телендә ишеттергән җырлар да күңелләрне ачты. Иҗади эшләрдән Динара Мещерова җырлаган "Пар юкә", Әзидә Нафикова тәкъдим иткән Күбәләк биюе һәм Лилия Васильева башкарган заман татар хатын-кызы образы аеруча уңышлы булды. Жюри тәүге урынны Лилия Васильева, икенче урынны Әзидә Нафикова һәм өченче урынны Динара Мещеровага бирергә карар итте. Илүсә Шәрифханова (мисс талант), Алина Усманова (мисс күренекле), Эльмира Нәвретдинова (тамашачы сөюен яулаучы), Инара Нурисламова (мисс сөйкемле), Гүзәл Куникеева (мисс соклангыч), Алсу Сафина (мисс зирәк), Гүзәл Миргалимова (мисс зифа буй) һәм Дарина Богданова (мисс нәфис) исемнәренә лаек булды.
Санкт-Петербургта оештырылган тәүге татар чибәрләрен ачыклау бәйгесе матур үтте. Шәһәрнең Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев сүзләренә караганда, Петербург гүзәле бәйгесе ел да оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100