news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Петербург этнография музее клубы дуслары арта
Русия этнография музееның Мәрмәр залында татар халкы мәдәниятенә багышланган утырыш үтте
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 20 ноябрь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). Русия этнография музееның Мәрмәр залында татар халкы мәдәниятенә багышланган утырыш үтте. Чарада Музей дуслары клубы әгъзалары катнашты.
Исемле яңа шәхси карточка алучылар арасында Татар җәмгыятеннән Шамил Әхмәтшин, Рәшид Мәһдиев, Җәмил Гыйниятуллов, Гобәйдуллин һәм Зыякаевларның иҗади гаилә берлеге, сынчы Винера Абдуллина һәм башкалар бар. Мәдәни чарада катнашучылар заман татар рәссамнары иҗаты һәм сынчылары эше белән танышты. Яшь артистлар Илдар Сәлахов һәм Гүзәл Таҗиәхмәтова җыелучыларны туган телдә яңгыраган җыр-моңнар белән сөендерде.
Русия һәм якын-тирәдәге илләр халыклары этнографиясе белән таныштыручы бу үзенчәлекле Музей Санкт-Петербургның нәкъ үзәгендә, Сәнгать мәйданында урнашкан. Әлеге Музей белән тыгыз хезмәттәшлек итүче, эчтәлекле сәяхәтләр оештыручы милләттәшебез Фәридә Нәҗмиева сүзләренә караганда, биредәге экспозицияләр һәркемнең күңеленә якын һәм гади әйберләр хакында сөйли. Алар шушы халыкка гына хас милли үзенчәлеккә ия. Музейда безнең илдәге 160 халыкның XYIII –XX гасырлардагы 500 меңләп данә этнография әйбере куелган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot