news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин: Җылылык белән тәэмин итү схемалары үзгәрешләре мәҗбүри тариф анализын таләп итә

Җылылык белән тәэмин итү схемаларын үзгәрткәндә Татарстан җирле үзидарә органнарына тариф нәтиҗәләренә анализ ясарга кирәк. Бу хакта бүген Казанда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

«Коммуналь инфраструктураны үстерү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү программаларын формалаштырганда да шундый ук алым кулланырга кирәк. Шулай ук торакны актив файдалануга тапшырганда җылылык челтәрләренә рәсми технологик тоташтырулар булмаган аерым районнардагы вазгыять тә аерым игътибар таләп итә. Мин барлык муниципалитетларга мөрәҗәгать итәм: республикада төзелә торган барлык объектлар да стандартлаштырылган ставкалар яки дәүләт комитеты раслаган индивидуаль түләүләр буенча тоташтырылырга тиеш», – диде ул.

Песошин аңлатканча, сүз барлык кулланучылар арасында чыгымнарны гадел бүлү турында гына түгел, ә беренче чиратта техник куркынычсызлык турында да бара.

Үз чыгышында ул шулай ук муниципаль милекне нәтиҗәле файдалану, ягъни коммуналь муниципаль инфраструктураны концессион килешүләр механизмы аша эксплуатацияләүче оешмаларга рәсмиләштерү һәм тапшыру мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot