news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Казанда Дагыстан Хөкүмәте башлыгы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дагыстан Хөкүмәте Рәисе Магомед Рамазанов белән очрашты. Сөйләшүләр «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы» форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Песошин Дагыстанның Татарстан өчен мөһим партнер булуын билгеләп үтте. Төбәкләр арасында хезмәттәшлек 2018 елда имзаланган сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә үсә.

«Дагыстан Татарстан Республикасында үткәрелә торган чараларда (мәгариф һәм фән, туризм, архив эшчәнлеге һәм сәламәтлек саклау өлкәсе) актив катнаша. Быелның октябрендә Казанда Татарстанда Дагыстан халыклары көне узды – бу ике республика халкының якынлыгын һәм үзара ихтирамын чагылдыра торган вакыйга булды», – дип искәртте Алексей Песошин.

Яклар шулай ук машина төзү, төзелеш, авыл хуҗалыгы, туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot