news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин: Узган елда Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 359 млн доллар булды

Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 2019 елдан бирле тотрыклы рәвештә арта. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 359,4 миллион доллар тәшкил итте. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумының пленар утырышында әйтте.

«Россия белән Һиндстан арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр 1947 елның 13 апрелендә башланды һәм һәрвакыт үзара ихтирамга нигезләнде», — дип сөйләде Песошин.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан һиндстан территориясендә барлык өлкәләрдә диярлек үз предприятиеләрен тәкъдим итү белән кызыксына. Моннан тыш, республиканың күп кенә предприятиеләренең Һиндстанда эшлекле партнерлары бар. Премьер-министр мисал итеп КАМАЗ, Татспиртпром һәм башка компанияләрне китерде.

Алга таба хезмәттәшлек итүгә килгәндә, Песошин фикеренчә, республиканың Һиндстанга өстәмә туры авиарейсларга ихтыяҗына аерым игътибар бирергә кирәк. Моннан тыш, премьер-министр сүзләренчә, ике яклы мөнәсәбәтләргә инвестицияләр җәлеп итү күзлегеннән караганда да үсәрлек урын бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot