news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин «Театраль Идел буе» – 2022 фестиваленең жюри составын, чаралар планын раслады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2022 елда «Театральное Приволжье» («Театраль Идел буе») фестиваленең республика этабын әзерләү һәм уздыру турында боерык имзалады. Документта оештыру комитеты, жюри составы, шулай ук иҗади вакыйганың чаралар планы расланган. 

Оештыру комитеты җитәкчеләре итеп ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләнде. Моннан тыш, чараны әзерләү һәм үткәрү белән Г. Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Яшь тамашачылар театры директоры Айгөл Горнышева, Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Ләйсән Низамова, Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм башкалар шыгыльләнәчәк.

Сүз уңаеннан, оештыру комитеты әгъзаларының күбесе чарада катнашучы балалар һәм яшьләр театр коллективларының тамашасын бәяли торган жюри составына да керәчәк.

«Юл картасы» буенча, катнаша торган спектакльләрне әзерләү, кую, шулай ук конкурсның республика этабы 2022 елның декабрендә узачак. Аннан соң, җиңүче дип табылган тамашаларның видеоверсияләрен төшерә башлыйлар, ул фестивальнең округ этабында республиканы тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100