news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин «Татэнерго» Директорлар советы утырышын уздырды

2023 елның 1 октябренә Татарстанда дебиторлык бурычы 2,048 млрд сум тәшкил итте. Гомумән алганда, 2022 елның 1 октябреннән соңга калып түләү 76 млн сумга кимегән булса, агымдагы елда 21 млн сумга үсеш күзәтелә. Бу саннар ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган «Татэнерго» Директорлар советы утырышында яңгырады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта җылылык энергиясе буенча дебиторлык бурычы хисап чоры ахырына 300 млн сумга якын тәшкил итә, 18 млн сумга кимегән. Әмма 2023 ел башыннан бурыч 40,7 млн сумга арткан. Сәнәгать предприятиеләренең 9 ай эчендә җылылык буенча бурычлары 100 млн сумга арткан, халык бурычлары 59,5 млн сумга кимегән.

Директорлар советы әгъзалары 2023-2024 елларның көзге-кышкы чорына әзерлек турында фикер алыштылар.

«Татэнерго» АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин авария хәленә юл куймау, аларга әзерлек һәм оператив хәл итү буенча хәзер кабул ителергә тиешле чараларга аерым игътибар бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100