news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Татарстан һәрвакыт барлык тармакларда да югары күрсәткечләргә омтыла

Татарстан һәрвакыт барлык тармакларда да югары күрсәткечләргә омтыла һәм нәкъ менә республикабызның «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча лидер төбәк дип танылуы куандыра. ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Җитештерүчәнлек 360» халыкара форумы пленар сессиясендә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, төбәкләр рейтингында беренче урын – тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Өстәвенә, Татарстанда предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру белән илкүләм проектка кадәр үк шөгыльләнә башладылар. Әле 2012 елда ук ТР Хөкүмәте сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү буенча республика программасын раслады, ул кайбер үзгәрешләр кичерде һәм бүгенге көнгә кадәр илкүләм проект белән параллель рәвештә гамәлгә ашырыла.

«Әйтергә кирәк, безнең күпмедер өстенлек бар иде. Безгә тизлекне арттыру өчен вакыт таләп ителмәде, без хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге үзебезнең зур тәҗрибәдән файдаландык һәм бу республикага лидерлар рәтенә күтәрелергә мөмкинлек бирде. Әгәр кагыйдәләр үзгәрмәсә, без киләсе форумны да кабул итәргә әзер», - дип искәртте ул.

Хәзерге вакытта илкүләм проектта Татарстанның 226 компаниясе катнаша, 4 меңнән артык кеше җитештерүчәнлекне арттыру алымнарын үзләштергән. «Татарстан – сәнәгате зур үсеш алган төбәк, шунлыктан илкүләм проектта катнашучыларның яртысыннан артыгы – эшкәртү тармагы предприятиеләре», - диде Песошин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100