news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин татарстанлыларны Россия һәм Белоруссия халыклары берләшү көне белән котлады

Песошин татарстанлыларны Россия һәм Белоруссия халыклары берләшү көне белән котлады
Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Россия һәм Белоруссия халыклары берләшү көне белән котлады.

«Бу бәйрәм безнең илләр арасындагы күп гасырлык дуслыкны, туганлыкны һәм стратегик партнерлыкны символлаштыра. Россия һәм Белоруссия халыклары арасындагы тыгыз элемтә безнең мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләрнең уртаклыгына, үзара хөрмәткә һәм ярдәмгә нигезләнгән», - дип билгеләде ул.

Алексей Песошин искәрткәнчә, Татарстан Белоруссия төбәкләре белән хезмәттәшлекне актив үстерә.

«Сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, энергетикада, фәндә һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек ел саен ныгый һәм яхшы нәтиҗәләр китерә. Уртак проектлар халыкларыбызның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга һәм дәүләтләребезнең икътисади потенциалын ныгытуга ярдәм итә», - дип ассызыклады ул.

Татарстан Премьер-министры ике ил халкына тынычлык, исәнлек һәм иминлек теләде. «Безнең туганлык мөнәсәбәтләре алга таба да ныгысын!» - дип йомгаклады ул сүзен.

news_right_1
news_right_2
news_bot