Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Татарстан халкын Өлкәннәр көне белән котлады
Россиянең төп байлыгы һәрвакыт кешеләр булды, ә традицияләрнең нигезендә өлкән буынга хөрмәт ята. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Өлкәннәр көне белән котлауда игътибарны шуңа юнәлтте.
«Ихлас күңелдән сезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, ул республикабызга илдә социаль-икътисади үсеш буенча алдынгы урыннарның берсен алырга мөмкинлек бирде», - диде Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы.
«Сезнең кеше һәм гражданлык батырлыгы һәм Ватанга намуслы хезмәт итүегез буыннар өчен ориентир булып тора. Бу хәзер аеруча актуаль, безгә каршы кырыс икътисади һәм мәгълүмати сугыш алып барыла, аның максаты - гадел максат белән берләшкән россиялеләрнең бердәмлеген җимерү», - дип уртаклашты Песошин вазгыятьне үз күзаллавы белән.
«Ничек кенә авыр һәм катлаулы булмасын, сез беркайчан да үз илегезгә һәм аның мөмкинлекләренә ышанычыгызны югалтмадыгыз, киләчәккә өмет һәм оптимизм белән карадыгыз. Без сезнең белән горурланабыз, ватанпәрвәрлек һәм үз идеалларыңа тугрылыкта сез куйган югары дәрәҗәне төшермәскә сүз бирәбез», - дип өстәде ул.
«Барыгызга да тынычлык һәм иминлек, бәхет һәм озын гомер телим. Сезгә һәрвакыт якыннарыгызның мәхәббәтен һәм ихтирамын тоеп яшәргә язсын», - дип тәмамлады котлавын ТР Премьер-министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз