news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин Татарстан химикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Песошин Татарстан химикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм фармацевтика сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Химик көне белән котлады.

«Татарстанның гасырлар буе дәвам иткән данлыклы фәнни традицияләре һәм югары потенциалы бар, алар илнең икътисади үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – дип искәртте Песошин.

Ул билгеләп үткәнчә, республиканың химия, фармацевтика, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, илгә каршы кертелгән санкцияләргә карамастан, көндәшлеккә сәләтле яңа төр продукция базарларына чыгуларын дәвам итәләр, икътисадның барлык тармаклары – авыл хуҗалыгыннан алып хәрби-сәнәгать комплексына кадәр элемтәләрне ныгыталар.

Ул тармакның һәм фәнни учреждениеләрнең барлык хезмәткәрләренә югары дәрәҗәдәге профессионализмнары, сайланган эшчәнлек өлкәсендә даими камилләшергә омтылулары һәм үз эшләренә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерде.

«Тармак ветераннарына аерым рәхмәт. Сез Татарстан Республикасында зур химияне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керттегез. Бүген сезнең күбегез яшь белгечләргә остаз булып тора, ә бу традицияләрне саклау нигезе, патриотизм һәм традицион рухи кыйммәтләргә тугрылык үрнәге», – дип ассызыклады Песошин.

Ул үз гомерләрен химия тармагы белән бәйләүчеләргә нык сәламәтлек, тотрыклылык, уңышлар, бәхет һәм иминлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot