Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Татарстан халкын Ленинградны камалыштан азат итүнең 82 еллыгы белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән республика халкын, аеруча Бөек Ватан сугышы ветераннарын, совет гаскәрләренең Ленинградны немец-фашист блокадасыннан тулысынча азат итүенең 82 еллыгы белән котлады.
Алексей Песошин 1944 елның 27 гыйнварын Бөек Ватан сугышының иң мөһим даталарының берсе дип атады. Аның фикеренчә, «дөнья тарихы немец-фашист илбасарларына каршы авыр көрәш көннәрендә халкыбыз батырлыгына тиң башка батырлыкны белми». «900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинградны каһарманнарча саклау кыюлык һәм фидакарьлек елъязмасы булып тора», – дип ассызыклады ул.
«Шәһәр халкының һәм шәһәрне саклаучыларның батырлыгы, гаҗәеп рух көче, ныклыгы бөтен дөньяны яулап алды», – дип өстәде ТР Премьер-министры.
Песошин сүзләренчә, барлык россиялеләр өчен бу тарихи вакыйга илнең күпмилләтле халкының какшамаслык, үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек үрнәге булып тора.
«Бүген үз гомерләре бәрабәренә җиңүгә ирешергә ярдәм иткән һәркемгә, шулай ук ветераннарга һәм камалышта калган Ленинградта яшәүчеләргә аны саклаганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерелә», – дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы.
«Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм алдагы көнгә ышаныч телибез», – дип йомгаклады Алексей Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз