Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Татарстан халкын Космонавтика көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын космонавтика көне белән котлады.
Ул билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм кешенең кыюлыгын, фәнни фикер көчен һәм галәмне үзләштерүгә омтылуын символлаштыра. Песошин 1961 елның 12 апреле дөнья тарихында мөһим дата булуын искә төшерде: Юрий Гагаринның очышы совет фәненең һәм инженериясенең триумфы булып тора, кешелек дөньясының йолдызларга юлын ача һәм илнең потенциалын күрсәтә.
«Татарстан Республикасы илебез космонавтикасы үсешенә зур өлеш кертте. Һәм бүген республика предприятиеләре, инженерлары һәм галимнәре космосны беренчеләрдән булып ачучылар эшен дәвам итәләр, космос өлкәсендә кулланыла торган инновацион технологияләрне эшлиләр», – дип билгеләде Песошин.
Ул Космонавтика көне – үткәндәге казанышларны искә төшерү өчен сәбәп кенә түгел, ә киләчәккә күз салу мөмкинлеге дә, дип өстәде.
«Яңа горизонтларга омтылу, кыю фикер йөртү һәм катлаулы мәсьәләләрне чишүгә иҗади якын килү һәрвакыт республика халкының үзенчәлекле сыйфатлары булып кала. Татарстанның барлык халкына сәламәтлек, уңышлар һәм галәмне буйсындыруда яңа үрләр телим», - дип йомгаклады Татарстан Премьер-министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз