news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин: Татарстан икътисадының социаль-икътисади тотрыклылыгы салым органнарына бәйле

Песошин: Татарстан икътисадының социаль-икътисади тотрыклылыгы салым органнарына бәйле
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан һәм тулаем алганда Россия икътисадының социаль-икътисади тотрыклылыгы салым органнары эшенең нәтиҗәлелегенә бәйле. Алар ярдәмендә бюджетларның үтәлеш сыйфаты, эшкуарлык эшчәнлеге арта, инвестицион климат яхшыра, дип белдерде республика Премьер-министры Алексей Песошин, татарстанлыларны Салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлап.

«Хәзерге вакытта Россия салым системасын үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Салым салуның ачыклыгын арттыру өчен салым түләүчеләргә административ йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән заманча цифрлы продуктлар һәм сервислар гамәлгә кертелә», - дип искәртте ул.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, салым органнары хезмәткәрләрен һәрвакытта да компетентлык, үз дигәнендә нык торучанлык һәм намуслылык кебек сыйфатлар аерып тора. Ул шулай ук коллегалары өчен ышанычлы нигез булдырган ветераннарның хезмәтен дә билгеләп үтте.

«Салым органнарының барлык хезмәткәрләре һәм ветераннарына лаеклы хезмәтләре, эш сөючәнлеге һәм бурычка тугры булганнары өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телим!» - диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot