Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин: Татарстан белән Малиның хезмәттәшлек мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый
Татарстанның беренче чиратта энергетика, машина һәм автомобиль төзелеше, IT, медицина һәм башка өлкәләрдә Мали белән мөнәсәбәтләрне үстерү өчен потенциалы бар. Хәзерге вакытта Россия-Мали мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый, дип белдерде Мали делегациясе әгъзалары белән очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.
Кунакларны сәламләп, ул Африканың уникальлеге, аның табигый байлыклары, дөньякүләм икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр системасында үсә баручы роле, шактый зур икътисади үсешенә игътибар итте.
«Россиянең Африка илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булды һәм конструктив юнәлештә үсте. Россия өчен Африка мөһим тышкы сәяси һәм тышкы икътисади партнер булып тора. Аның белән барлык өлкәләрдә хезмәттәшлек итү дә активрак үсешне таләп итә. Бу максатлардан безнең ил инде ике тапкыр «Россия — Африка» саммитын уздырды», — дип ТР Премьер-министры сүзләрен китерә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Песошин ассызыклаганча, Татарстан Мали белән хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлеген югары бәяли. Аерым алганда, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм аның институтлары кысаларында үзара хезмәттәшлек алып барыла. Татарстан башкаласында ел саен уза торган «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы да элемтәләрне киңәйтү өчен яхшы мәйданчык булып тора.
«Бу хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышу, икътисади мөмкинлекләр һәм инвестицион потенциалны презентацияләү, эшлекле элемтәләрне җайга салу өчен яхшы платформа», — диде Алексей Песошин һәм Мали эшлекле даирәләре делегациясен 2025 елның маенда узачак форумга чакырды.
Моннан тыш, ул мәгариф өлкәсендәге элемтәләр үсешенә дә игътибар итте. Бүгенге көндә Татарстан югары уку йортларында Малидан килгән 16 кеше белем ала. «Сезнең студентларны үзебезнең югары уку йортларында көтәбез», — дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Сүзен йомгаклап, ул 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС саммиты узачагы турында искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз