Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисенең яңа урынбасарын билгеләде
Гүзәл Илдарханова-Балчыклы ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисенең яңа урынбасары итеп билгеләнде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы боерыкны имзалады.
Илдарханова-Балчыклы 30 ноябрьдән үз вазифасына кереште, диелә документта. Моңарчы ул Татарстан Архив фондын формалаштыру һәм документларны комплектлаштыру буенча директор урынбасары – республика Дәүләт архивы документларын беренчел эшкәртү үзәге җитәкчесе булып эшләгән.
Искәртеп узабыз, 24 октябрьдә Песошин Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәриповны аның үз инициативасы белән вазифасыннан азат итте. Әлеге вазифаны ул 2020 елның февраленнән башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз