news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин: Тариф сәясәтен формалаштырганда халык белән фикер алышуларны дәвам итәргә кирәк

Песошин: Тариф сәясәтен формалаштырганда халык белән фикер алышуларны дәвам итәргә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетына 2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча ведомство коллегиясе утырышында тариф сәясәтен формалаштырганда ачык фикер алышулар уздыруны һәм гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешенең билгеләнгән чик индексларын үтәүне контрольдә тотуны йөкләде.

«Тарифларны билгеләү мәсьәләләре халык, бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләренең кисешү ноктасы булып тора. Дәүләт комитеты алдында оптималь баланс табу бурычы тора, шул вакытта тарифлар халык өчен социаль гадел булачак һәм бер үк вакытта коммуналь өлкә, энергетика, транспорт предприятиеләренең тотрыклы үсеше өчен тиешле шартлар тудырачак», – диде ул.

Бу мәсьәләдә мәгълүмати ачыклык бик мөһим. Гражданнар һәм бизнес тарифның нәрсәдән төзелүен, аның үзгәрүенә нинди факторлар йогынты ясавын аңларга тиеш, дип билгеләп үтте Песошин.

«Бу хакимияткә ышаныч мәсьәләсе. Дәүләт комитетына тариф сәясәтен формалаштырганда халык белән фикер алышулар практикасын дәвам итәргә һәм коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләүләре үсешенең билгеләнгән чик индекслары үтәлешен тикшереп торуны тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады Песошин.

news_right_1
news_right_2
news_bot