Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин: Сокурыны урап узу юлы 7,5 млн кв. метрдан артык торак төзергә мөмкинлек бирәчәк
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кичә республиканың Лаеш районындагы Сокуры торак пунктын урап узу юлын ачу тантанасында катнашты. Чара Россия Президенты Владимир Путин катнашында видеоконференция режимында узды.
«Беренче чиратта, Владимир Владимирович, Сезгә, республикага күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстандагы масштаблы проектлар: М12, М7 трассалары, Р-239 трассасы участогы реконструкциясе өчен. Болар барысы да яңа мөмкинлекләр, яңа проектлар», – дип белдерде Песошин.
Ул ассызыклаганча, әлеге участокны реконструкцияләү Татарстанның Лаеш районында 7,5 млн квадрат метрдан артык торак төзергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, киләчәктә монда яңа җитештерү мәйданчыклары барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз