news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булды һәм социаль хезмәткәрләрне бүләкләде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге эш бүлегендә булды, ул Кәрим Тинчурин урамы, 3б йорт адресы буенча урнашкан. Бу сәфәр Социаль хезмәткәр көненә багышланган иде. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика Хөкүмәте башлыгын Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм үзәк җитәкчелеге вәкилләре озатып йөрде. Аңа өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыруда катнаша торган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең эшен күрсәттеләр, шулай ук аутистик спектры бозылу һәм башка төрле тайпылышлары булган кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү концепциясе белән таныштырдылар.

Үзәкнең актлар залында Алексей Песошин социаль хезмәткәрләрне сәламләде, дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. Аларның кайберләре «Татарстанның атказанган социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә, ә икенчеләре Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге эш бүлеге 2021 елның гыйнварында ачылды. Бина капиталь ремонтланган, тернәкләндерү җайланмалары сатып алынган, төзекләндерелгән территория дә бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100