news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин «СИБУР»ның Түбән Камада мәгариф һәм социаль өлкә үсешенә керткән өлешен билгеләде

Песошин «СИБУР»ның Түбән Камада мәгариф һәм социаль өлкә үсешенә керткән өлешен билгеләде
Фото: «Нижнекамскнефтехим» матбугат хезмәте

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Нижнекамскнефтехим»ның («СИБУР» компанияләр төркеменә керә) Түбән Камада мәгариф һәм социаль өлкәне үстерүгә керткән өлешенә игътибар итте.

Район советының социаль-икътисади үсешкә багышланган утырышында Алексей Песошин муниципалитетның нефть-газ-химия комплексын тәшкил итүче эре предприятиеләренә рәхмәт белдерде.

«Түбән Кама – Татарстанның алдынгы икътисади үсеш үзәкләренең берсе, республика шәһәрләре арасында ул тулай территориаль продукт күләме, сәнәгать җитештерүе күләме һәм уртача хезмәт хакы буенча лидерлар рәтендә», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

«Муниципалитет икътисадының якынча 70 процентын нефть-газ-химия комплексы формалаштыра. Сезнең хезмәтегез – республика иминлегенең нигезе. Бары тик сәнәгать предприятиеләрендә генә бюджетны тулыландыру һәм социаль йөкләмәләрне үтәү өчен чыганаклар булдырыла», - дип ассызыклады ул.

Песошин шулай ук билгеләп үткәнчә, СИБУР 2022 елдан шәһәрдә химия юнәлешендәге мәгариф кластерын үстерә, ул моны үз акчалары һәм Татарстан бюджетыннан килгән финанслау хисабына башкара. «Безнең партнерлык нәтиҗәсендә шәһәрнең 35 нче химия лицее үзгәрде, 7 нче башлангыч мәктәбе яңартылды, балалар экология-биология үзәге модернизацияләнде, Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенә капиталь ремонт ясалды», – дип санап китте Премьер.

news_right_1
news_right_2
news_bot