Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Шәйхразыевның чит илдәге ватандашлар мәнфәгатьләрен алга сөрүдә хезмәтен әйтте
Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Васил Шәйхразыев кандидатурасын расладылар. Шәйхразыев турында ТР Премьер-министры Алексей Песошин сөйләп үтте.
«2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Васил Габтелгаяз улы Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе итеп сайланды. Бөтендөнья татар конгрессы чит илләрдә ватандашлар мәнфәгатьләрен алга сөрүдә мөһим инструментларының берсе булып тора. Васил Габтелгаяз улы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары булып эшләү кысаларында 2014 елдан милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр, шулай ук дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру һәм милли иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре белән җитәкчелек итә», – дип белдерде Песошин.
Спикер аның төбәк күләмендә дә, чит якларда абруй казануын искәртте.
Премьер-министр сөйләвенчә, Шәйхразыев тырыш хезмәте нәтиҗәсендә дәүләт, иҗтимагый һәм дини структураларның конструктив хезмәттәшлеге җайга салынган. Бу үз чиратында, республикага Россиянең социаль яктан тотрыклы субъектларының берсе булып калырга мөмкинлек бирә, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз