news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин сайтларда яңалыкларны ике дәүләт телендә чыгаруга игътибарны көчәйтергә кушты

Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Татарстанда 2025 елда дәүләт телләре турында закон үтәлеше турында сөйләде. Докладта күрсәткечләрне үтәмәгән районнар һәм ведомстволар да аталды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сайтларда яңалыкларны һәм норматив-хокукый актларны ике дәүләт телендә берьюлы чыгаруга игътибарны көчәйтергә кушты.

Минзәлия Закирова «Рәсми сайтларда ике телдә бер вакытта урнаштырылган яңалыклар» күрсәткеченә тукталып, ел дәвамында республика башкарма хакимият органнары тарафыннан 27306 яңалык бастырылганын, шул исәптән 27306 яңалык татар телендә булуын әйтте. План күрсәткече 100 процент күләмендә үтәлгән.

«Муниципаль органнарның җирле үзидарә органнары тарафыннан 64 458 яңалык урнаштырылган, шуларның 62 460ы – татар телендә, бу 96,9 процент тәшкил итә. Тукай һәм Лаеш районнарында планлы күрсәткеч үтәлмәгән. Быел гыйнварда бу сорау буенча кимчелекне төзәтеп, бу муниципаль районнар 100 процент күрсәткечкә иреште», –диде Минзәлия Закирова.

Бу елның беренче кварталында телләр турында закон үтәлеше күрсәткечләренә ирешү буенча хисап әзерләнгән. Анализ күрсәткәнчә, эш системалы төстә бара. Шул ук вакытта ике күрсәткеч үтәлеше буенча проблемалар да бар.

«Беренчесе – дәүләт телләрендә норматив-хокукый актларны чыгару күрсәткече. Беренче квартал буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы (рус телендә – 125, татар телендә – 0), Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (рус телендә – 8, татар телендә – 5) тарафыннан күрсәткеч үтәлмәгән.

Икенче күрсәткеч – рәсми сайтларда яңалыкларның ике дәүләт телендә берьюлы урнаштырылуы. Тәкъдим ителгән мәгълүмат буенча, быел бу күрсәткечне Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы үтәмәгән. Рус телендә – 229, татар телендә 112 яңалык чыккан, бу планның 48,9 процентын тәшкил итә. Тукай муниципаль районы тарафыннан 222 яңалык басылып чыккан, татар телендә – 201 яңалык, бу 90,5 проценттан гыйбарәт. Хәзерге вакытта күрсәткечләргә ирешү эше дәвам итә», – диде Минзәлия Закирова.

Министр урынбасары сүзләренчә, текстларны вакытында һәм сыйфатлы тәрҗемә итү проблемасы әле һаман актуаль булып кала.

Алексей Песошин әйтүенчә, төп индикаторлар үтәлгән, ләкин нормвтив-хокукый актларның ике телдә чыгып бару индикаторы тиешенчә үтәлми калган. «Моны контрольдә тотарга һәм вакытында тәрҗемәгә игътибар итәргә кирәк», – диде ул.

Хөкүмәт рәисе рәсми сайтларда яңалыклар ике дәүләт телендә чыгуга да игътибарлы булырга кушты. «Еш кына башта бер дәүләт телендә генә чыга, соңрак кына – икенче дәүләт телендә, нәтиҗәдә, актуальлеге югала. Министрлыкларны, ведомстволарны яңалыкларның ике телдә синхронлы урнаштырылуына контролен сорыйм», –диде Песошин.

news_right_1
news_right_2
news_bot