Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин: Сабантуй төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта узучы Сабантуй милли бәйрәмендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда бәйрәм чаралары шулай ук Тынычлык бистәсендә һәм Аккош күле урман паркында уза.
Республика Хөкүмәте башлыгы Саба һәм Балтач районнарындагы татар хуҗалыкларын карап чыкты. Биредә традицион көнкүреш, мәдәният элементлары һәм халык тормышы предметлары булган авыл өйләре тәкъдим ителде.
Сабантуйда аерым экспозиция волонтерлык хәрәкәтенә һәм махсус операциядәгеләргә гуманитар ярдәм итүдә катнашучыларга багышланган иде. Песошинга республика халкы сугышчылар өчен әзерләгән продукцияне, шул исәптән маскировка челтәрләрен һәм махсус кием элементларын күрсәттеләр. Премьер-министр волонтерларга һәм битараф булмаган татарстанлыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Ул шулай ук халык кәсепләре мәйданчыкларында һәм бәйрәмнең тематик зоналарында булды.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Сабантуй традицион рәвештә төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, талантларны ача, иң яхшы батырларны ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз