Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин Россия венчур фонды турында: Безнең уртак максат - инновацион икътисад булдыру
Казанда XVIII Россия венчур форумы тәмамланды. Ябылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.
«Россия венчур базары өчен мөһим вакыйга тәмамлана. Технологик инновацияләрне үстерүнең һәм гамәлдәге механизмнарның һәм венчур эшмәкәрлекнең нәтиҗәлелеген арттыруның стратегиясе формалаштырылды», - дип белдерде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белдергәнчә, форум чараларында компетентлы экспертлар һәм профессионаллар катнашкан, ә катнашучылар фәнни-технологик үсешне гамәлгә ашыруда дәүләт һәм бизнесның хезмәттәшлегенә ихтыяҗ булуын раслады.
«Без технологик үсеш өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга омтылабыз», - диде Песошин.
Аның сүзләренчә, Татарстанда соңгы елларда эшмәкәрлекнең мондый төрен үстерү өчен зур инфраструктура төзелгән.
«Республиканың технологик үсеш рейтингында казанышлары, потенциалы һәм алдынгы позицияләре яхшы билгеле. Безнең уртак максат - барлык булган ресурсларны концентрацияләүгә, эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә, технологияләрне трансферлауга һәм яңа инвестицияләр җәлеп итүгә нигезләнгән инновацион икътисад булдыру», - дип өстәде Песошин.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, форум венчур тармагы вәкилләре һәм технологик компанияләр арасында коммуникацияләр төзү өчен инструментларның берсе булып тора.
«Венчур бизнесының теләсә нинди шартларга яраклашу сәләте аны дәүләт инновация сәясәтен гамәлгә ашыруда алыштыргысыз итә. Форум киләчәктә дә инновацияләр өлкәсендә тәҗрибә алмашуга һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышанам», - диде Премьер-министр.
Ахырда Песошин катнашучыларга алга таба да продуктив аралашу һәм конструктив дискуссияләр теләде.
- XVIII Россия венчур форумында 4 меңнән артык кеше катнашты. Эшлекле программада 200дән артык спикер, инвестиция фондларының якынча 100 вәкиле, шулай ук 50 стартап-проект булган. Хезмәттәшлек турында 15 килешү имзаланды, шул исәптән Татарстан Инвестиция-венчур фондының Казан ИТ-паркы белән килешүләре дә бар.
- Быелгы форумның төп темасы «Технологик эшмәкәрлек: югары компетенцияләр киңлеге» булды. Форум беренче тапкыр федераль һәм халыкара дәрәҗәгә чыкты. Оештыру комитеты белән Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков җитәкчелек итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз