news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: «Россельхозцентр» уңышны 40 процентка кадәр саклап калырга мөмкинлек бирә

Песошин: «Россельхозцентр» уңышны 40 процентка кадәр саклап калырга мөмкинлек бирә
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген «Казан Экспо»да «Бөтенроссия Кыр көне» кысаларында Татарстан Республикасы буенча «Россельхозцентр» филиалы хезмәткәрләренә 30 яңа хезмәт автомобиле ачкычын тапшырдылар. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, «Россельхозцентр»ның комплекслы эше ел саен уңышның 40 процентына кадәр саклап калырга мөмкинлек бирә.

Ул билгеләп үткәнчә, «Россельхозцентр» хезмәткәрләре - кырларда һәм лабораторияләрдә көндәлек эш алып баручы югары класслы профессионаллар. «Сез безнең аграрийларга сыйфатлы уңышны саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итәсез», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Алексей Песошин ассызыклаганча, «Россельхозцентр» - бай традицияле һәм эш тәҗрибәсе булган илнең күптәнге учреждениеләренең берсе. «Бүген сез орлыкчылык, үсемлекләрне саклау, орлыкларның сыйфатын тикшерү, фитосанитар мониторинг, саклау чараларын оештыру өлкәсендә мөһим бурычларны хәл итәсез», – диде ул.

Алексей Песошин оригиналь һәм элиталы орлыкларны сертификацияләү буенча эш юнәлешен аерым билгеләп үтте. Бүген республикада 50 орлык хуҗалыгы бар, алар орлыкларны яңарту ихтыяҗын 90 процентка үти.

Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, яңа автомобильләр «Россельхозцентр» белгечләре хезмәтенең мобильлеген һәм оперативлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100