Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин Татарстан халкын милитаристик Японияне Җиңү көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 3 сентябрьдә билгеләп үтелә торган милитаристик Японияне Җиңү көне һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
Ул миллионлаган гомерләрне өзгән Икенче бөтендөнья сугышы Ерак Көнчыгышта 1945 елның 2 сентябрендә Япониянең берсүзсез капитуляциясе турындагы акт имзаланганнан соң тәмамлануын искәртте.
«Бу көн безгә фронтларда сугышкан солдатларның батырлыгын һәм ныклыгын, милитаристик Японияне тар-мар итүгә зур өлеш керткән тыл хезмәтчәннәрен искә төшерә», – диде Песошин.
Татарстан Премьер-министры ул вакыттагы фаҗигале һәм героик вакыйгаларның шаһитлары булган ветераннарның батырлыгы киләсе буыннар хәтерендә саклануын һәм алар өчен мөһим тарихи сабак булып хезмәт итүен билгеләп үтте.
«Без тынычлыкның һәм татулыкның мөһимлеген аңлыйбыз. Һәм махсус операция зонасындагы хәрбиләребез һәр көнне нацизм булмаган гадел тынычлыкны якынайта», – дип өстәде ул.
Премьер-министр киләчәк турында кайгыртуны һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек, хөрмәт һәм үз илеңә мәхәббәт рухында тәрбияләүне тагын бер мөһим бурыч дип атады. Аның фикеренчә, бу узган чорның фаҗигале вакыйгалары кабатланмасын өчен кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз