news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин финанс хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Алексей Песошин финанс хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән төбәктә яшәүче финанс хезмәткәрләрен һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Финанс хезмәткәрләре көне белән котлады.

«Бу бәйрәм финанс өлкәсе хезмәткәрләренең дәүләтнең икътисади системасын үстерү һәм ныгытудагы мөһим ролен искәртүгә юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы.

Песошин үз котлавында финансист хезмәтенең һәрвакыт мактаулы һәм хөрмәткә лаек булуына, бүген тармак вәкилләренең үз эшчәнлекләре белән дәүләт бюджет һәм салым сәясәтен тормышка ашыруга, иҗтимагый финанслар белән идарә итү системасын ныгытуга зур өлеш кертүенә игътибар юнәлтте.

«Республиканың нәтиҗәле финанс системасы Татарстанга республика программаларын вакытында тормышка ашырырга, амбициоз федераль проектларда катнашырга мөмкинлек бирә, бу исә республиканың уңышлы һәм динамик үсешенә ярдәм итә. Монда сезнең көндәлек хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, намуслы һәм гадел булуыгыз зур роль уйный», – дип искәртте ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин финанс хезмәткәрләренә үз эшләренә намус белән караулары һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Барыгызга да алга таба да нәтиҗәле эш, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Барлык планнарыгыз тормышка ашсын, яныгызда һәрвакыт тугры дуслар һәм фикердәшләр булсын», – дип сүзен төгәлләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot