Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин: Иректән мәхрүм итү урыннарында гадәттән тыш хәлләр булмау – намуслы эш нәтиҗәсе
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренә катлаулы шартларда намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә ул шулай дип белдерде.
«Республика җитәкчелеге исеменнән идарә хезмәткәрләренә хезмәт эшчәнлегендәге югары нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Узган елда гадәттән тыш хәлләр һәм массакүләм тәртипсезлекләр, җәза үтәтү урыннарыннан качу очраклары булмады. Бу - гомер һәм сәламәтлек өчен даими куркыныч тудырган шартларда хезмәт итүче хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте нәтиҗәсе», - диде Премьер-министр.
Моннан тыш, Песошин хәбәр иткәнчә, республикада мәҗбүри эшләр билгеләнгән гражданнарны кабул итү өчен шартлар тудырылган. Әйтик, 1226 кеше сыйдырышлы төзәтү үзәге һәм аның сигез филиалы эшли. Моннан тыш, «Россия Федерациясендә пробация турында» законны гамәлгә кертү дәвам итә һәм мең урынга исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы файдалануга тапшырылды.
Аерым билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта хөкем ителүчеләр 30 һөнәргә өйрәнә ала, ә Җәзаларны федераль үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе җиһаз һәм җиңел сәнәгать продукциясе җитештерүчеләр белән 62 миллион сумлык килешүләр төзегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз