news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин муниципалитетларны ягып җылыту сезонына әзерлекне вакытында тәмамларга өндәде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин традицион республика киңәшмәсендә муниципаль берәмлек җитәкчеләренә ягып җылыту сезонына әзерлекне вакытында төгәлләү кирәклеге турында искәртте. Шул рәвешле ул әзерлек паспортлары белән хәлне шәрехләде.

Моңа кадәр Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ягып җылыту чорына әзерлек паспортларын республиканың 27 районы алуы турында сөйләде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, 36 муниципалитетта эшли торган 157 җылылык белән тәэмин итә торган һәм җылылык челтәре оешмаларының 143сендә тиешле әзерлек актлары бар инде. Бу республикада планның 92 процентын тәшкил итә, диде нотыкчы.

Шул ук вакытта җылылык белән тәэмин итә торган һәм җылылык челтәре оешмалары өчен паспортлар алу срогы 1 ноябрьгә кадәр, ә муниципаль берәмлекләр өчен 15 ноябрьгә кадәр, дип өстәде Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100