news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин муниципалитетларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларның арттырмаска кушты

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең уртача еллык дәрәҗәсе 99,3 процент тәшкил итте, ләкин, шуңа да карамастан, муниципалитетларга бурыч артуын булдырмау мөһим. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин төбәк Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.

Торак-коммуналь хезмәтләр һәм предприятиеләрнең һәм оешмаларның энергия ресурслары куйган өчен түләү дисциплинасы турында киңәшмәдә төбәк төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2022 елның ноябрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең җыелу күләме Татарстан буенча уртача 98,8 процент тәшкил итте, бу бер ел элек булганнан 1,3 процентка артыграк. Гомумән алганда, агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында узган елның шушы чорына карата түләүләр 0,4 процентка арткан һәм 99,1 процентка җиткән.

Бу хезмәт өчен түләүләрнең уртача еллык дәрәҗәсе 99,3 процент тәшкил итте, бу 2021 ел күрсәткеченнән 0,3 процентка югарырак. Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше 70,3 процентка кадәр артты, диде докладчы.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгының беренче урынбасары сүзләренчә, динамика районнар буенча аерыла. Җиде муниципалитетта электрон түләүләр өлеше әле яртысына да җитмәгән. 26 районда онлайн-транзакцияләр проценты 50 проценттан 70,3 процентка кадәр тибрәлә. Республикада уртача күрсәткеч 12 муниципаль берәмлектә арткан.

Шул ук вакытта торак-коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 2022 елның 1 декабренә 280,7 млн сум булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 99,8 млн сумга кимү күзәтелә, диде Фролов.

Кулланылган электр энергиясе буенча бер елда бурыч суммасы 23 млн сумга кимегән, 2022 елның 1 декабренә ул 37,5 млн сум булган.

Алексей Фролов шулай ук район һәм шәһәр башлыкларына Яңа ел каникуллары вакытында ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның эшенә максималь контроль булдыру кирәклеге турында искәртте. Барлык аварияләр турында ул Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә оператив хәбәр итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100