news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин Миңнеханов кушуы буенча «Лазурные небеса» торак комплексына китте

Песошин Миңнеханов кушуы буенча «Лазурные небеса» торак комплексына китте

Казанда «Лазурные небеса» торак комплексында пилотсыз очкыч (БПЛА) һөҗүменнән соң янгын чыккан.

Бу вазгыять Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә. Аның кушуы буенча бу урынга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин китте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Россия Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген 7.50 сәгатьтә Татарстан территориясендә самолет тибындагы пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) юк ителгән. Соңрак билгеле булганча, дрон бәрелүдән соң «Лазурные небеса» торак комплексында янгын чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot