news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин Лениногорск хастаханәләрендә һәм мәктәпләрендә кадрлар җитмәүгә игътибар итте

Песошин Лениногорск хастаханәләрендә һәм мәктәпләрендә кадрлар җитмәүгә игътибар итте
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанның Лениногорск районы сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләрендә кадрлар кытлыгы күзәтелә. Моңа муниципалитет советының хисап сессиясендә чыгыш ясаганда ТР Премьер-министры Алексей Песошин игътибар итте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«<...> медицина персоналы булмаса, заманча җиһазларның файдасы юк. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә сезнең районның медицина учреждениеләренең кадрлар белән тәэмин ителеше канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмавы әйтелде», – дип ассызыклады Премьер.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы гамәлгә ашырылган ярдәм чараларының әлегә нәтиҗәсе юк, дип билгеләп үтте. Лениногорск районы җитәкчелегенә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау учреждениеләренә медицина белгечләрен җәлеп итү эшен активлаштырырга кирәк, дип ассызыклады ул.

«Шулай ук мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә игътибар итүегезне сорыйм. Быелгы уку елы башына Лениногорск районында 43 укытучы җитми», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot