news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин бәйрәмнәр вакытында иминлек чараларын көчәйтергә чакырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин традицион республика киңәшмәсендә бу ял көннәрендә төбәктә уза торган массакүләм чараларны оештыручыларны хокук саклау органнары белән көчәйтелгән иминлек чараларын күрергә чакырды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 1 миллионнан артык яшь кеше яши, алар исәбенә республикада яшәүче һәр дүртенче кеше керә. «Үсеп килүче буынны тәрбияләү, киң мөмкинлекләр тудыру, яшьләрне персональләштерү – безнең эштә иң мөһим бурычлар», – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Хөкүмәте башлыгы агымдагы елда Татарстан бүген билгеләп үтелә торган Яшьләр көнен бәйрәм итүнең федераль мәйданчыкларының берсенә әверелүен искәртте. Моннан тыш, бәйрәм уңаеннан чаралар республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак.

Бу ял көннәрендә төбәктә башка зур чаралар да планлаштырылган. Бу, аерым алганда, ачык һавада VK fest музыкаль-күңел ачу фестивале һәм шосседа велоузышлар буенча Россия чемпионатының күмәк ярышлары.

Моннан тыш, Татарстан районнарында республикада традицион мәдәният бәйрәмнәренең язгы-җәйге циклы дәвам итә. Бүген Балтач районында - удмуртларның «Гырон быдтон» бәйрәмен, ә иртәгә Нурлат районында чуваш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot