news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин Кобзев белән Татарстанда тимер юл элемтәсен үстерү хакында фикер алышты

Песошин Кобзев белән Татарстанда тимер юл элемтәсен үстерү хакында фикер алышты
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия тимер юллары генераль директорының беренче урынбасары Сергей Кобзев белән республика территориясендә тимер юл элемтәсен үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда әңгәмәдәшләр, аерым алганда, тимер юл инфраструктурасын алга таба камилләштерү, сәнәгать зоналарының транспорт үтемлелеген тәэмин итү, йөк ташу һәм пассажирлар йөртүнең нәтиҗәлелеген арттыру кебек темаларны кузгатты.

Сергей Кобзев Казанга «Россия тимер юллары» ААҖ хатын-кызларының эш шартларын, ялын һәм аларга социаль ярдәм күрсәтүне камилләштерү буенча ел саен үткәрелә торган VI форумда катнашу өчен килде.

Татарстанда «Россия тимер юллары» ААҖ филиаллары – Горький һәм Куйбышев тимер юллары эшли. Төбәктә тимер юлларның озынлыгы 1889 чакрым тәшкил итә, шуның 379,7 чакрымы электрлаштырылган линияләргә туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot