Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин «Киләчәк уеннары»н үткәрү оператив штабы һәм эшче төркемнәр составын үзгәртте
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм үткәрү оператив штабы һәм ике эшче төркем составын үзгәртү турында боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыккан.
2024 елда Казанда турнирны әзерләү һәм үткәрү оператив штабы составына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов кертелде һәм Николай Суржко (Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре министры урынбасары) штаб составыннан чыгарылды.
Чараны уздыру кысаларында комплекслы иминлекне тәэмин итү эшче төркеменә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Драгунов, турнирның энергетика инфраструктурасын әзерләү һәм мәдәни, туристик, тамашачы һәм билет программасын әзерләүче эшче төркемнәргә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин кертелде.
«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак. Россия Президенты Владимир Путин киберспорт буенча булачак ярышларны дөньяда иң масштаблысы дип атады, ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узачак «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләре уеннары тарихта зур эз калдырачак, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз