news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Казан Сабан туе вакытында иминлекне көчәйтергә кушты

19 июньдә Казанда Сабан туен зурлап бәйрәм итәчәкләр. Дәрвишләр бистәсендә, Аккош күлендә һәм Тынычлык бистәсендә узачак чаралар вакытында хокук саклау органнарына катнашучыларның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итәргә кирәк.

«Күмәк чаралар барышында хокук саклау органнарыннан җәмәгать иминлеген, шул исәптән бәйрәм мәйданчыкларына транспорт маршрутлары юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне сорыйм», - диде ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моннан тыш, киләсе атнада, 22 июньдә, республикада, бөтен ил буенча кебек үк, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узачак.

«Безнең бурыч — тарихны яңадан язу омтылышларын чикләп, халкыбызның бөек батырлыгы һәм сынаулары турында хәтерне киләчәк буыннарга җиткерү», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100