news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин IT-паркта «TIME» халыкара бизнес-форумының күргәзмәсен карады

Алексей Песошин IT-паркта «TIME» халыкара бизнес-форумының күргәзмәсен карады
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «ТIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» халыкара бизнес-форумы күргәзмәсе ачылды. Аны беренчеләрдән булып Татарстан премьер-министры Алексей Песошин карады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

IT-паркның беренче каты мәдәни алмашуга багышланган – биредә Татарстан һәм Һиндстан артистлары чыгыш ясады. Килүчеләр Һинд мәдәнияте белән таныша һәм хәтта һинди телендә язарга өйрәнә алды. Биредә шулай ук Россиянең зур компанияләренең стендлары урнашкан. Моннан тыш, мәйданчыкта киберспорт турниры уза.

Икенче катта Татарстан стенды урнашкан. Монда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың икътисадтагы төп күрсәткечләре турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot