Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Дәүләтебез тарихы дәвамында иминлек органнары Россиянең илкүләм мәнфәгатьләре сагында тора, илнең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген яклый. Сезнең югары профессиональлегегез, батырлыгыгыз һәм бурычка тугрылыгыгыз безне тышкы һәм эчке куркынычлардан ышанычлы саклый», - диде ТР Министрлар Кабинеты башлыгы.
«Иминлек органнары хезмәткәрләре һәрвакыт профессиональлек һәм эшкә тугрылык, принципиальлек һәм максатка ирешүчәнлек, иң катлаулы ситуацияләрдә оператив һәм грамоталы эш итә белү кебек сыйфатлар белән аерылып тора», – дип белдерде ул.
«Республика җитәкчелеге сезгә авыр, әмма игелекле хезмәтегез, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерә», - дип ассызыклады Премьер.
«Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм эшегездә яңа уңышлар телим», – дип йомгаклады сүзен Алексей Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз