Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Идел буе федераль округының югары вазифаи затлары белән киңәшмәдә катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы төбәкләренең югары вазифаи затлары белән киңәшмәдә катнашты. Аны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде. Очрашу видеоконференция форматында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Катнашучылар регионнарның иҗтимагый-сәяси үсеше, социаль әһәмиятле инфраструктураның өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү турында фикер алыштылар.
Игорь Комаров узган сайлауларга нәтиҗә ясады. Идел буе федераль округында Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта 650дән артык сайлау кампаниясе узды. Тулы вәкаләтле вәкил сүзләренчә, тавыш бирү югары дәрәҗәдә оештырылды. 2021 елда Дәүләт Думасына сайлаулар белән чагыштырганда хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләр саны 5,6 тапкырга кимегән.
Моннан тыш, вәкаләтле вәкил алдагы җылыту чорында социаль әһәмиятле инфраструктураның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә һәм коммуналь челтәрләрдә мөмкин булган аварияләрне оператив рәвештә бетерергә кушты.
Тагын бер өстенлекле бурыч – милләтара татулыкны ныгыту. Комаров Россия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлекчәләрен төп чараларга активрак җәлеп итәргә, аларның проектларына мәгълүмати ярдәм күрсәтергә һәм бүлекләрнең эшен камилләштерү чараларын карарга кушты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз