news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин һәм Сәфәров Луганскида Татарстан хәрбиләрен бүләкләде

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров составындагы республика делегациясе Луганскига барды. Алар Татарстанның алдынгы хәрби хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләрен тапшырды. Тиешле видеоны Татарстан Республикасы Рәисе социаль челтәрләрдәге үз битләрендә урнаштырды.

«Луганскига сәфәре барышында Татарстан делегациясе безнең хәрбиләр белән очрашты. Хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән сугышчылар Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә лаек булдылар», - дип язды Рөстәм Миңнеханов МАКС мессенджерында.

«Татарстан тарафыннан оештырылган барлык хәрби частьләр белән элемтәдә торабыз. Яклаучыларыбыз турында кайгырту – эшнең иң мөһим юнәлеше. Аларның фидакарьлеге, хәрби бурычка тугры булуы белән чиксез горурланабыз!» – дип ассызыклады ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot