news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин һәм Греф Идел буе физик культура университеты объектларын карады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Сбербанк» ААҖ президенты һәм идарә рәисе Герман Греф бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында булды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар «Буревестник» уку-спорт комплексында булды, Теннис академиясенең ачык кортларын карады һәм Универсиада Авылының мөмкинлекләрен бәяләде. Бөтенроссия җәйге Сбербанкиадасы вакытында аның территориясендә 2,5 мең катнашучы урнашты. Исегезгә төшерәбез, ярышлар 10-14 июльдә уза.

Кичә Герман Греф Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot